Милли киемнәребез: хәситә
Хәситә – тәңкә тагылган яки буй тукымага вак акча, тәңкә, төймә, кабырчык, асылмалы бизәкләр тезеп тегелгән бизәнгеч
Идел буе татарларында киң таралган хәситә үзенә бертөрле, үзенчәлекле бизәнү әйбере. Хәситә – тәңкә тагылган яки буй тукымага вак акча, тәңкә, төймә, кабырчык, асылмалы бизәкләр тезеп тегелгән, катылык өчен эчтән катыргы кертелгән бизәнгеч. Тукыманы якты-сары, кызгылт-сары, кызыл төсләрдән сайлаганнар. Бәйләвече сул җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп беркетелгән. Хәситәнең кечкенә Коръән яки Коръән сүрәләре тыгып йөртү өчен бәләкәй генә кесәсе дә булган. Ә кайчакта анда гарәп хәрефләре белән язылган догалы тәңкә салынган.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев