Кышкы салават күпере
Күпләр җирлегебездә гало дигән күренешне күзәткәндер.
Бүген күпләр җирлегебездә оптик феномен - гало дигән күренешне күзәткәндер.
Гало гадәттә Кояш яки Ай тирәсендә барлыкка килә, шулай ук урам яктырткычлары кебек башка көчле яктылык чыганаклары тирәсендә дә күзәтелә.
Галоның күпләгән төрләре бар, аларны күбесенчә каурыйсыман болытларда 5—10 км биеклектә тропосфераның өске катларындагы боз кристаллары китереп чыгара. Күзәтелүче гало төре кристалларның формалары һәм урнашуларына бәйле. Боз кристаллары тарафыннан кайтарылган һәм сындырылган яктылык еш кына спектрга таркала, бу аны салават күперенә охшата, ләкин начар яктыртылу сәбәпле, аның төслелеге түбән.
Кайвакыт кышкы салкын вакытта гало кристаллар тарафыннан җир өслегенә бик якын ераклыкта ясала. Бу очракта кристаллар ялтыраучы кыйммәтле ташларны хәтерләтәләр.
Элек галога (башка күктәге күренешләргә кебек үк) мистик билге мәгънәсен биргәннәр, күбрәк начар билге итеп караганнар, бигрәк тә ул тәресыман булса (аны тәре яки кылыч итеп юраганнар). Мәсәлән, «Слове о полку Игореве» әсәрендә кыпчаклар һөҗүме һәм Игорьнең әсирлеге алдыннан 4 кояш балкыганлыгы тасвирлана. Ә 1551 елда Карл V, Магдебург немец шәһәрен озак вакыт камаганнан соң, күктә ялган кояшлы гало барлыкка килгәч, бу күренешне начар билге дип, камалышны туктатырга әмер бирә.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев