Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Күрү сәләтен яхшырту

Күрү сәләтен яхшырту өчен организмга А1, В1, В2, В6, В12 витаминнары һәм калий кирәк.

Алар нинди  ашамлык, җиләк-җимеш, яшелчәдә була соң?

A - диңгез нигъмәтләре, томат, аш тәмләткеч яшел үләннәр, яшелчә, петрушка, көнбагыш, сыра чүпрәсе, балык мае, аксымлы ризыкларда;

С - кәбестә, цитруслы җимешләр, татлы борыч, гөлҗимеш, төрле җиләк, яшелчә яфрагы, томатта;

В1 - җир чикләвеге (арахис), кукуруз, арыш ипие, дөге, сыра чүпрәсендә;

В2 - кислоталар алмашына ярдәм итә: алма, арыш орлыгы, икмәк, йомырка сарысы, балык;

В12 - кан өчен; виноград, петрушка, йомырка сарысы, кара җимеш, өрек җимеше, кара карлыган.

Калий күз төзелешен яхшырту һәм көчен үстерү өчен кирәк. Ул алма, көнбагыш, бал составында күп була.

Күзе начар күрүчеләргә тәмәке, кофе, чәй, шикәрне күп кулланырга ярамый.

1 .  Су белән дәвалау. Ике минут дәвамында күзгә башта кайнар, аннан соң салкын суга манылган тастымал каплап торырга кирәк. Тастымалны өч тапкыр алыштыру зарур.

2.  Күзнең кан әйләнешен яхшырту. Тыныч сулыш алыгыз, һаваны эчкә сулап кире чыгарыгыз да, тын алмый торган арада билдән җиргә таба иелегез. Башны йөрәк турыннан түбәнрәк тотарга тырышыгыз. Шул халәттә 1,2,3 дигәнче санап, күнегүне 3- 5 тапкыр кабатлагыз. Бер атнадан соң 10 га, хәтта 15 кә кадәр санаганчы сузу яхшы

3.  Күзне тынычландыру өчен кояш ваннасы. Ул күзнең челтәр катламындагы нервлар эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырта. Урындыкка утырыгыз да, киеренкелектән арыныгыз. Башта учыгыз белән сул күзегезне кояш үтеп кермәслек итеп каплагыз. Башыгызны як-якка чайкап уң күзегезне еш-еш йомгалап кояшка карагыз. Аннан соң уң күз белән дә шуны ук кабатлагыз. Хәзер ике күзегезне дә кулларыгыз белән каплап, ял иттерегез. Ахырдан күзләрне йомган хәлдә кояшка карагыз. Күнегүне 10 тапкыр ясарга кирәк. Бер атнадан соң 20 тапкырга җиткерергә мөмкин.

4.  Тирбәлешле хәрәкәтләр ясау. Аякларны аерып басып үкчәләрдә килеш әле бер, әле икенче якка тирбәлергә кирәк. Гәүдә, күзләр, куллар да бу вакытта берьюлы хәрәкәтләнә. Авырлык башта бер, аннан соң икенче якка төшә. Бу күнегү күз күремен, муен, умырткадагы кан әйләнешен, күзнең челтәр катламының сиземләвен яхшырта.

5.  Күз өчен ял - тынлык. Иртән яисә төштән соң бер касә үлән яки солы төнәтмәсе эчегез. Аннан соң күзгә салкын компресс куеп, 20-30 минут ятып торыгыз. Сез шунда ук тәнегездә рәхәт салкынлык сизәрсез. Үлән чәеннән ашказаныгыз тынычланыр - бу исә күзләргә ял итәргә мөмкинлек бирер.

Һәр көнне иртән, кичен шундый күнегүләр ясарга тырышыгыз. Сез, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешәчәксез. Моңа өстәп һәр көнне бер стакан кишер согы да эчсәгез, бигрәк тә яхшы.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев