Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Кошлар турында

Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар, ә аларның гомуми саны 100 миллиард чамасы.

Русия территориясендә кошларның 750 төре бар.

Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.

Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.

Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.

Колибри – артка таба оча белүче бердәнбер кош.

Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар. Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.

Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар. Әгәр кошка кырыйдан карасаң, аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.

Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.

Тәвәнең авырлыгы 140 килограммга кадәр җитәргә мөмкин, ә аның эчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.

Пингвин – йөзә алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош.

Фламинго туганда алсу төстә булмый. Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.

Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә алар тозлы диңгез суын эчәләр.

Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.

Үрдәкләр һәм казлар – минус 110 градус салкынга, ак аюлар һәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.

Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә – ике тапкыр ким, сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.

Козгыннар, попугайлар – 140, аккошлар – 170, лачыннар – 100, бөркетләр 80 ел яшиләр. Казлар – 40, тавыклар һәм күгәрченнәр – 30, кенәриләр, сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.

Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.

Давыл кошлары – альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.

Яр карлыгачы иң күп оча торган кош. Ул бала чыгару яшенә җиткәнче 2-3 ел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев