Китаплар дөньясында
Иң зур сүзлек булып 1854 елда Якоб һәм Вильгельм Гриммнар башлаган Deutshes Wortetlich (Дойчес Вортетбух) санала.
Дөньяда иң кечкенә китап (1х1миллиметрлы) – балалар өчен язылган “Карт король Коул” әкияте. Аны 1985 елда бары тик 85 данә итеп Шотландиядә бастыралар. Бу китап шул кадәр кечкенә ки, аның битләрен бары тик инә очы ярдәмендә генә ачарга мөмкин икән.
Ә иң зур “Супер-китап” 1976 елда АКШта нәшер ителгән. Аның киңлеге – 2 метр 74 сантиметр, озынлыгы – 3 метр 7 сантиметр, авырлыгы – 252,6 килограмм, битләр саны – 300.
Иң зур сүзлек булып 1854 елда Якоб һәм Вильгельм Гриммнар башлаган Deutshes Wortetlich (Дойчес Вортетбух) санала. Аны бары тик 1897 елда гына тәмамлыйлар. 34 519 биттән торган бу сүзлек 33 томда.
Иң зур китап кибете Нью-Йоркта урнашкан. Мәйданы 14 мең 330 квадрат метр. Ә китап киштәләренең озынлыгы 20 километр 71 метр.
Фото -"Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев