Исеңдә тот!
Бу кызыклы

Исеңдә тот!

Тормыштагы катлаулы хәлләрдән чыгу өчен берничә киңәш.

  • Ачу килгәндә тыелып тору яхшырак, ачуын җиңә алмаган кеше ерткыч кебек..
  • Каза һәм кайгы килгәндә сабыр итү тиешле, ә шатлык һәм нигъмәт вакытында шөкер итү кирәк.
  • Һавалану дәрәҗә һәм игътибардан төшерер, түбәнчелек итү мәртәбә һәм гыйззәткә меңгерер.
  • Үз гаебеңнән хәбәрдар бул, үз гаебеңне белеп төзәт, кеше гаебен тикшереп йөрмә.
  • Дусларыңа яхшылык һәм мәрхәмәт кыл, ә дошманнарыңнан саклан һәм алар белән тиешле мөгамәлә кыл. Шул вакытта дусларыңның дуслыгы артыр һәм дошманнарың дус булыр.
  • Һич вакытта ялган сөйләмә һәм тискәре юлны эзләмә.
  • Кешегә яманлык теләмә, яманлык теләсәң - үзеңә дә яманлык теләрләр.
  • Кем дә кем берәүнең юлына “төшсен!” дип кое казыса, иң әүвәл коега үзе төшә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев