Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яңа ел уенчыгының үз тарихы бар

Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәү гадәте йола рәвешендә яши. Аны бигрәк тә балалар көтеп ала. Чыршы бизәү – өлкәннәр өчен дә күңелле бер шөгыль.

Еллар буена тупланган уенчыкларның ниндиләре генә юк! Уенчыклар өлкән яшьтәгеләр өчен истәлекләр, яшьлек, балачак хатирәләре чаткысы булса, әти-әни, әби яки бабай белән бергәләп кулдан ясаганнары, якыннар белән үткәргән кадерле минутлар истәлеге булып, балалар күңелендә гомерлеккә кала.
Хәзерге Европа территориясендә чыршы бизәү гадәте мәҗүсилек чорыннан ук килә. Алман кабиләләре риваятьләренә караганда, урманда яшәүче явыз рухлар кыш көннәрендә аеруча кансызлана. Аларны тынычландыру өчен агачларга тәмле әйберләр элергә кирәк. Христиан дине кергәч тә әлеге традиция саклана, әмма аңа салынган мәгънә үзгәрә: чыршыны өйгә алып кергәннәр, алмалар, шәмнәр белән бизәгәннәр, очына Вифлеем йолдызын гәүдәләндергән шәм (йолдыз) беркеткәннәр. Урта гасырларда бу уенчыклар янына кәгазьдән ясалган чәчәкләр, фәрештәләр, алтын төскә манылган чыршы-нарат күркәләре, печенье, шикәр кисәкләре, чикләвекләр өстәлгән.
Беренче пыяла уенчыклар XIX йөз ахырында Тюрингиядә (Германия) алма уңышы начар булу сәбәпле барлыкка килә. Лауша шәһәрчегенең тапкыр пыяла өрүчеләре кызыл алмага охшаш пыяла шарлар ясап дан казана. Пыяла “алма”лардан
тыш алтын тимерчыбык, мамык, балавыздан ясалган курчаклар, фәрештәләр дә бик популяр була. Караңгы декабрь кичләрендә кызлар кәнфитләр салыр өчен кечкенә капчыклар теккән, мамык һәм чүпрәк калдыкларыннан сурәтләр ясаган.
Балалар, “алтын” кәгазьгә чикләвек төреп, агач фигуралар буяган.
Россиягә чыршы бизәү модасын Николай I хатыны Александра Федоровна кертә. Патша гаиләсе өчен пыяла уенчыкларны һәм ул чор өчен күз күрмәгән электр гирляндаларын Германиядән кайтарталар. Тора-бара бу моданы “хәллерәк”, бай кешеләр эләктереп ала.
Алар чыршыны авыр пыяла шарлар, мамыктан ясалган диңгезчеләр, бала фигуралары, экзотик хайван сурәтләре белән бизәргә яраткан.
Беренче бөтендөнья сугышы сәбәпле, 1916 елда Изге Синод чыршы бизәүне тыя. Дини эчтәлектәге йола булганга, Совет Росссиясендә дә чыршы бизәргә ярамый. Революция шаукымы басылып, халыкның тормышы азмы-күпме җайланганнан соң, 1935 елда гына “Яңа ел чыршысы” исеме астында ул кире кайтарыла. “Правда” газетасының 1935нче елның 28 декабрь санында П.П.Постышев үзенең кечкенә генә мәкаләсе белән Совет иле балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырырга тәкъдим итә. Икенче көнне үк барлык шәһәрләрдә дә чыршы базарлары гөрли башлый. Кремльдәге Колонналар залына зур чыршы куела. 10 гыйнварга кадәр һәркөнне биредә балалар өчен бәйрәм оештыралар. Анда Политбюроның барлык әгъзалары, шул исәптән Сталин да була. Чыршы утларын бергәләп кабызу традициясе дә шуннан башлана. Табигый ки, уенчыклар да совет чорына кагылышлы эчтәлек ала: Вифлеем йолдызын – биш чатлы кызыл йолдыз, буденовка очы, фәрештәләрне кызылармияче, пионер фигуралары алыштыра. Уенчыклар стеклярус, мамык, папье-машедан ясала.
Һәр чорның үз уенчыклары өстәлеп тора. 30нчы елларда – танк, самолетлар, 40нчы елларда – парашютчылар, санитар этләр, сугыштан соң цирк темасы, әкият геройлары популяр була. Хрущев чорында чыршыга пыяла һәм пластмассадан эшләнгән яшелчә-уенчыклар эленә, 60нчы елларда кукурузны космонавтлар һәм ракеталар кысрыклап чыгара.
Кинематография һәм мультипликация сәнгате үсеше дә уенчыкларның тематикасына йогынты ясый. Чыршыны аларның геройлары бизи башлый.

 Клинск шәһәрендәге “Елочка” фабрикасы бик озак еллар Россиядә Яңа ел уенчыклары ясый торган бердәнбер урын була. Соңрак аңа Түбән Новгород, Горький шәһәре осталары өстәлә. Бу уенчыклар ныклы булулары белән аерылып тора. Кайбер гаиләләрдә алар һаман да бардыр әле.
Чыршы уенчыкларын бүген дә тарихи экспонат буларак саклаучы кешеләр булуы сөендерә. Өч ел элек, 2019 елда, XIX гасырдан XX йөз урталарына кадәр чорда ясалган чыршы уенчыкларын туплаган Гуля Ефанова (Гөлнара Минһаҗева) коллекциясенең бер өлешен һәм маскалар, открыткаларны Мөслим туган якны өйрәнү музеена тапшырды. Гөлнара ханым Казан шәһәрендә туган, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши. Россиядә иң күренекле биш коллекционерның берсе. Балачагында каникулларын әтисе – талдан үрү остасы Альберт Минһаҗевның туган төбәгендә – Мөслимдә үткәрергә яраткан. Мамыкны пресслап катыру ысулы белән ясалган уенчыклар коллекциясен музейда күрергә мөмкин. Музей хезмәткәрләре әлеге техниканы өйрәнеп, балаларга мамыктан уенчык ясау буенча мастер-класслар үткәрәләр.
Хәзер инде чыршы уенчыкларының нинди генә төрләре юк, нәрсәдән генә эшләнми алар! Чыршының да ясалмасын алырга, аны җаның теләгән уенчыклар белән бизәргә, кабатланмас итәргә була! Һәркемнең үз фантазиясе! З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты быел “Иң матур чыршы уенчыгы” бәйгесен үткәрә. Иренмичә, хыялларны эшкә җигеп, матур теләкләр белән ясаган чыршы уенчыгы тылсымлы була, диләр. Тарих шаһиты булган уенчыклар янәшәсендә торсалар бигрәк тә.

Гөлназ Җәлилова 

Гуля Ефанова коллекциясеннән, Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев