Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яңа ел турында нәрсә беләбез?

Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге өченче меңьеллыкка – Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары Җир шарының башка илләренә тарала.

Яңа елны бәйрәм итү вакы­ты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге ва­кытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнвар­га каршы төндә бәйрәм итәләр.

Борынгы Русьтә X-XV гасыр­да Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Россия императо­ры Петр I халыкны яңа ука­зы белән шаккатыра. Ул ел ба­шын 1 сентябрьдән 1 гыйнвар­га күчерә. Бу бары тик кален­дарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыр­шы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракета­лар аттырырга боера.

Чыршы бизәү турында бе­ренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга карый. Тарих­чылар сүзләренчә, Раштуа уңаеннан беренче чыршылар­ны Эльзаста бизи башлыйлар. Төсле кәгазьдән ясалган роза­лар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Россиядә яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда боль­шевиклар бу гадәтне тыя: әлеге традиция дини бәйрәм – Раштуа белән бәйле дип белдерә. Чыр­шы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.

Беренче пыяла чыршы уен­чыгы Тюренгиядә (Саксония) XVI гасырда ясала. Чыршы уен­чыкларын күпләп җитештерү исә XIX гасырда гына башлана.

Санта-Клаус беренче тап­кыр 1822 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. Соңрак славян халыклары Сан­таны “күчереп алып” безнең Кыш бабайны булдыра.

Дед Морозның туган көне – 18 ноябрь. Ышанулар буенча, нәкъ шушы вакытта аның ту­ган ягына – Бөек Устюгка кар­лы-буранлы кыш килә.

Ә менә Кар кызы обра­зы Россиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Остров­ский “Снегурочка” пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыр­шы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.

1843 елда Лондонда беренче яңа ел открыткасы бастырыла. Шул рәвешле, Яңа елга открыт­калар җибәреп тәбрикләү тра­дициясе барлыкка килә.

Барыбызга да таныш “В лесу родилась ёлочка” җыры беренче тапкыр “Малютка” балалар жур­налында 1903 елда ук басылып чыга. Бары тик ике елдан соң гына композитор Леонид Бек­ман Раиса Кудашева шигыренә музыка яза.

1947 елга кадәр 1 гыйнвар гадәти эш көне була. Кален­дарьга үзгәреш Югары Совет Президиумының 1947нче елның 23 декабрендә басылып чыккан указы буенча кертелә. Шуңа да 1948 елны СССР халкы инде ял итеп каршы ала.

Фото- freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев