Россиядә Яңа ел бәйрәме тарихы
XV гасырга кадәр Pоссиядә яңа ел 1 мартта башланган (Юлиан тәкъвиме). Аннан соң ул 1 сентябрьдә билгеләнә.
1700 елда Петр I әмере буенча 1 гыйнвар көнне билгели башлыйлар. Әлеге карар буенча Яңа ел бәйрәменә өйләрне Гостиный дворда куелган үрнәк буенча нарат, чыршы ботаклары белән бизәргә кирәк була. Бәйрәм рухы тудыру өчен кешеләрнең бер-берсен котлавы мәҗбүри куела.
Ул чорда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда утлы өермә уйнатыла, туплардан һәм мылтыклардан салют бирелә. Мәскәүлеләр өйләре янында мушкеттан атарга һәм ракеталар очырырга тиеш булалар.
1917 елгы инкыйлабтан соң Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү туктатыла.
1935 елда исә, балалар бәйрәме буларак, кире кайтарыла.
1937 елның гыйнвар башында Мәскәүнең Колонналы залында беренче тапкыр рәсми Чыршы утлары кабызыла. Аннан соңгы елларда ил буйлап меңнәрчә чыршылар бизәлә.
1947нче елның 23 декабрендә СССР Югары Советы президиумы указы белән 1 гыйнвар бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителә. Ә ел башындагы рәсми ял көннәре 2005 елдан кертелә.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев