Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Гыйнвар сынамышлары

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була. Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. Гыйнвар башында көннәр җылы булса, арыш уңар, җил булса, тары уңар, томан булса, солы уңар. Әгәр салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар. 14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була. 19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә. 22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр. 25 гыйнвар кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була. Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы – март салкын. Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр. Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса – кавын уңар, кар яуса – алма. Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә. Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама