Галимнәр: Песи хуҗаларының йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы кими
Мәче кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә тәэсир итә. Medicalxpress фәнни популяр порталы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, песиләр безнең тормышта этләр кебек үк мөһим роль уйный, дип яза «Татар-информ».
Материалда билгеләп үтелгәнчә, песи хуҗалары үзләрен яраткан туганы итеп хис итә, алар өчен песи – ул аларның гаиләсе, аларның баласы һәм иң яхшы тугры һәм сизгер дусты.
Галимнәр сүзләренчә, мәче белән яшәү йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (инсульт, йөрәк авыруы) үлем куркынычын киметә. Шулай ук өйдә мондый хайван булу эчәклек микробиотасына уңай йогынты ясарга мөмкин, бигрәк тә хатын-кызларда. Мисал өчен, кандагы глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тотуны яхшыртырга һәм ялкынсынуны киметергә мөмкин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/galimnar-pesi-xualarynyn-iorak-kan-tamyrlary-avyrularynnan-ulu-kurkynycy-kimi-5895420
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев