Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Балыклар дөньясыннан

Зәңгәр китның авызында тешләре юк.

Гигант китлар – тән төзелеше ягыннан кешеләргә иң якыны. 

Кит – җир шарында булган иң зур имезүче. Зәңгәр китның озынлыгы 30 метрдан артып китә ала. Бу хайванның авырлыгы да – 125 тоннага кадәр!

Китлар сулыш алу өчен 5-10 минут саен су өслегенә күтәреләләр һәм үпкәләрдәге һаваны бөтенләй үзгәртү өчен башның алгы өлешендәге сулыш тишеге аша су “фонтаны” җибәрәләр. 

Кит җырлый ала! Җирдә кит, кешеләрдән кала, мондый сәләткә ия булган бердәнбер имезүче. Иң озын кит “җыры” 30 минут дәвам итә, иң кыскасы – алты гына.

Зәңгәр китның авызында тешләре юк. 

Дельфиннар бер күзе ачык килеш йоклый.

Крокодиллар ашказаны эшчәнлеге яхшырак эшләсен һәм тирәнрәк чуму өчен таш йота.

Альбатрос 40 километр тизлек белән очканда да йоклап алырга мөмкин.

Акулаларның сигез көн саен тешләре алмашына.

Император пингвиннары 500 метр тирәнлеккә кадәр чума ала.

Иң зур аллигатор (крокодил) АКШның Флорида штатында тотыла. Аның озынлыгы 4 метр 35 сантиметр, ә авырлыгы 297 килограмм тәшкил итә.

Ташбакаларның гомер озынлыгы кешенеке белән тигез. Кайберләре 100 елга хәтле яшәргә мөмкин.

Алтын балыкның хәтере нибары өч секунд.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев