Ашагач салкын су эчсәң ни була?
Бу кызыклы

Ашагач салкын су эчсәң ни була?

Ашаганнан соң сыеклык эчәргәме, юкмы?

Диетолог Наталья Лазуренко ашаганда ризык артыннан салкынча сыеклык эчеп куюның зыянлы булуын әйткән. 

Ашагач салкынча су эчсәң, ашказаны-эчәклек тракты эчендә температура бозыла. Белгеч сүзләренчә, ашкайнату процессы вакытында ашказаны-эчәклек трактында температура гадәти вакыттагыдан югарырак күтәрелә. Азык ашказанына һәм эчәклеккә кергәч, кан әйләнеше көчәя, бу – азыкны эшкәртергә ярдәм итә. Салкын су исә бу процессларны туктата, шуңа күрә азык эшкәртелми һәм ферментларга таркалмый.

Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булган кешеләргә, ашагач, гомумән сыеклык эчмәү хәерле. Гастрит, гастродуоденит, ялкынсынган эчәклек яки дизбиоз һ.б. булса, сыеклык аркасында ризыкларның бер өлеше үзләштерелә алмый.

Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалар булмаса, барыбер, берничә мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк. Кофе, сок, смузи һәм фреш – мөстәкыйль азык. Кеше азык артыннан сыеклык эчеп куйса, аксымнар, майлар һәм углеводларга тагын өстәмә углеводлар порциясе өстәлә, бу – ашкайнату процессын катлауландыра.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/asagac-salkyn-su-ecsan-ni-bula-5858389

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев