11-17 августка халык сынамышлары
Һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга
11 августта өлгергән солы икенчетапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка килер.
14 август нинди булса, 28е дә шундый булыр.
15 августта җил, төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса – аяз көннәргә ишарә.
16 август нинди, 19 декабрь шундый булыр.
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
Эльвира Хөснетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев