Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгаларны искә төшерәбез

1989 ел 24 январь

Игезәкләр ярыш башында

Дусай сөтчелек фермасы берничә ел инде хуҗалык буенча алдынгылыкны тота.
Әлеге хезмәт җиңүенә ирешүдә тәҗрибәле савымчыларның да өлеше зур. Быел исә алдынгылык яшьләр кулында. Узган ел урта мәктәпне тәмамлап, фермада калган игезәкләр Гөлфия һәм Әлфия Нәҗметдиновалар ярышта лидерлык итәләр. Уңган комсомолкалар группасында көнлек савым 10,7-10,2шәр килограммга тигез. Терлекчеләрнең гомуми тырышлыгы нәтиҗәсендә ферма буенча һәр сыердан көнлек савым 9 килограммга җитте.

А. Ханова, “Урал” колхозының терлекчелек бухгалтеры.

Вәгъдәләренә тугры

Ирле- хатынлы Сәрбиямал һәм Морзабай Исәнәевләр, Миңсылу Насыйрова, Исламгәрәй Галиев сарыкчылыкта шактый ел эшлиләр.
Алар һәр елны йон кырку һәм бәрән алу буенча йөкләмәләрен арттырып үтиләр. Мәсәлән, симертү группасында эшләүче М.Исәнәев былтыр һәр сарыктан 7,2 килограмм йон кыркып, районда иң югары нәтиҗәгә иреште.

Л.Хәбибуллина, “Урожай” колхозы бухгалтеры.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото - Мөслим-информ архивыннан
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев