Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
21 октябрь
Кадерле райондашлар!
Октябрьнең соңгы декадасы башланды. Табигать кышка аяк баса. Ләкин кырларыбызда меңнәрчә кешеләрнең маңгай тире, йөрәк кайнарлыгы белән үстерелгән уңыш һаман җыелып бетмәгән килеш. Аны коткарып калу шушы берничә көндә хәл ителә. Колхозчылар, совхоз эшчеләре, учреждение, оешма-предприятие работниклары, пенсионерлар һәм укучылар! Халык байлыгын коткару өчен барыбыз да басуга чыгыйк! Шимбә һәм якшәмбе көннәре уңыш өчен көрәшне төгәлләүдә удар көннәр булсын!
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев