Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

23 сентябрь

Сөенечле яңалык

Быел район элемтә узелы шәһәрара телефон багланышын тагын да яхшырту максатыннан күп кенә чараларны тормышка ашырды. Өстәмә рәвештә 12 шәһәрара канал бирергә сәләтле яңа В-12 аппаратурасы урнаштырылды. Моңа кадәр узелда 7 шундый канал булса, бүгенге көндә 19 канал эшли. Шуларның 11е – Казан, өчесе – Минзәлә, икесе Яр Чаллы белән сөйләшергә мөмкинлек бирә. Аппаратуралар инженер И. Зиннуров, техниклар И. Мадъяров, 

Я. Нәсифуллин һәм башкалар тарафыннан билгеләнгән вакыттан күпкә иртәрәк урнаштырылды.

С.Газетдинов, район элемтә узелы начальнигы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев