Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
12 август Темп арта
“Кызыл Октябрь” колхозы механизаторлары Рөстәм Афзалов һәм Мирзанур Хатыйпов ЖРБ-4,2 ургычлары белән ике көн ярымда 100 гектар арыш һәм 35 гектар арпа культурасын теземнәргә салып, көнлек нормаларын 150 процентка үтәделәр. Нарат Асты бригадасы басуында ирешелгән бу күрсәткеч социалистик ярышның тагын да кызуына сәбәпче булды. Беренче бригаданың уру звеносы членнары М.Җәлилов, М. Гайнетдинов һәм З. Мир-сәетов та, темпны көннән-көн арттыра барып, һаман югарырак үрләр яулыйлар, нормаларын 110-120 процентка үтиләр. Барлыгы 882 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар теземнәргә салынды.
Д. Шәкүров, колхоз председателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев