Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.

10 август ОЕШКАН ТӨСТӘ

Безнең “Трудовик” тәҗ- рибә-җитештерү хуҗалыгы кырларында дәртле хезмәт кайный. Бүгенге көнгә 529 гектарда игеннәр теземгә салынды. Шуның эченнән 296 гектарда борчак, 333 гектарда арыш урылды. Борчакны теземнәргә са- луда Тойгелде бүлекчәсе механизаторы комсомо- лец Рафаэль Каюмов уңган- лык һәм җитезлек үрнәге күрсәтә. Ул көнлек зада- ниене 6,3 гектар урынына 15 гектар итеп үти. Шулай ук Игенче бүлекчәсеннән коммунист Миңнегали Ри- затдинов һәм Хисам Гыйль- фанов көннән-көн югары күрсәткечләргә ирешәләр. Социалистик ярыш ба- шында – коммунист Гомәр Ягъфәров, ВЛКСМ члены Гомәр Каюмов һәм Галим- җан Фәттахов.

М.Галиев, партком секретаре.

Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев