Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.
13 июль Горькийлылар байракны саклап калдылар
Социалистик ярышта М.Горький исемендәге колхоз (председателе Р.Гәрәев, партком секретаре З.Мирзаһитов) җиңеп чыкты. Бу хуҗалык биш көндә – 39 тонна, ә эш башыннан 206 тонна үлән оны җитештерде. Удар айлыкка җиткерелгән задание 68,6 процентка үтәлде. Күчмә Кызыл Байрак М.Горький исемендәге колхозда калдырылды. Карарда билгеләп үтелгәнчә, узган бишкөнлектә М. Вахитов исемендәге, “Кызыл Октябрь” һәм “Маяк” колхозлары үлән оны җитештерүдә уңышлы эшләделәр. Ә менә Киров исемендәге, “Правда” колхозларының, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының бу чорда чиктән тыш начар эшләүләре күрсәтелде.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев