Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
17 июнь
Үлән оны әзерлибез
Терлек азыгы әзерләү буенча КПСС өлкә комитеты карарын үтәү йөзеннән “Кызыл Октябрь” колхозында шактый эш башкарылды. Бүгенге көнгә АВМ-0,4 агрегатында 18 тонна витаминлы үлән оны ясалды. Бу эш белән махсус звено шөгыльләнә. Туклыклы һәм кыйммәтле азыкны әзерләүдә Мәлләтамак урта мәктәбе укучылары да зур ярдәм күрсәтәләр. Бүген икенче агрегат сафка кертеләчәк һәм эш өч сменада оештырылачак.
А.Сафиуллин.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев