Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елдагы вакыйгалар турында языла

15 июнь

Уңышка ышанычлы нигез

Безнең К. Маркс исемендәге колхозда шикәр чөгендере плантацияләре барлыгы 210 гектар мәйданны били. Аны чәчүдә җитәкчеләр Мирхафизан Мусин (Үрәзмәт, Бүләк бригадалары), Гөлүс Нурлыгаянов (Мәсеготь, Бүләк, Сикия бригадалары) булган звенолар катнашты. Аннары бу звенолар чөгендер басуларын эшкәртергә керештеләр. Чәчүлекләрдә өч кат тырмалау үткәрелде. Аннары чәчүлекләр чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы гербицид һәм башка төрле агу-химикатлар белән эшкәртелде. Бу эшне Рәшит Шәйгаянов һәм Миңнәхмәт Хаҗиевлар җиренә җиткереп башкарды.

Д.Мирзаһитов, комсомол оешмасы секретаре.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев