Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елдагы вакыйгалар турында языла

10 июнь

Без – беренче

Сабантуй – язгы кыр эшләренә, яртыеллыкка йомгак ясау ул. Безнең “Шуган” совхозы механизаторлары бу бәйрәмгә бүләкләрнең бары яхшыларын гына алып киләләр. Аларның иң кыйммәтлесе – 1600 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны, 400 гектар кукуруз, 400 гектар күпьеллык үлән чәчүне, 30 гектар бәрәңге утыртуны үз вакытында, районда иң беренче булып төгәлләү. Чәчүлекләрне тәрбия-ләү әйбәт бара. Югары уңыш алачагыбызга, уракны беренчеләрдән булып төгәлләячәгебезгә дә ышаныч зур.

Г.Мансуров.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев