Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елдагы вакыйгалар турында языла

3 июнь. Сирәкләү башланды

Безнең “Михайловка” совхозы район хуҗалыклары өчен шикәр чөгендере орлыгы җитештерү буенча специальләшкән. Шушы максаттан чыгып, 160 гектар мәйданда чөгендер чәчелгән иде. Үсентеләр тишелеп чыкканчы ук чәчүлекләрне тәрбия-ләүгә зур игътибар бирдек. Бу көннәрдә плантацияләрне шаровкалау башланды. Моның өчен үзгәртеп корылган агрегатлар – эшче органнарына сегментлар куелган ике КРН-2,8 культиваторы кулланыла. Чәчүлекләр участокларга бүленде, 80 гектарлы участокта кул белән сирәкләү эше башланды.

С.Хафизов.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев