Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
16 март
Көрәш көчәя
Безнең Калинин исемендәге колхозда язгы кыр эшләре чоры якынайган саен мул уңыш өчен көрәш көчәя бара. Механизаторларыбыз кышкы агрочаралар комплексын әйбәт кенә башкарып чыктылар: кар тоту планы 150 процентка үтәлде, басулар органик ашламаны мул алды. Бу көннәрдә чәчүлек материал агулана, орлык җылытыла. Н. Шахмаев җитәкчелегендәге III комплекслы бригада механизаторлары кар суы тотуга керештеләр. Хәзерлек сызыгына куелган техника һаман арта.
И. Талыйпов, агроном.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев