Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана.
2 март
Кайгыртучанлык белән
Бишьеллыкның узган ике елы игенчеләребезне куандырмады: ныклы көрәш алып барылуга карамастан, һава шартларныың кырыслыгы көткән нәтиҗәгә ирешергә комачаулады. “Маяк” колхозы игенчеләре 1978 елны авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш үстереп билгеләп үтәргә булдылар. Механизаторлар, техниканы җитештерүчән файдаланып, 9500 гектардан артык мәйданда кар тоттылар. Игенчеләрне 48 сәгатьлек программа буенча укыту оештырылды. Тракторлар ике сменада эш-
ләячәк. “Маяк” колхозының һәр члены бу көннәрдә киләсе ел уңышы турында кайгыртучанлык белән яши.
Р. Габдрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев