Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
11 ноябрь
Бүләклеләр өлеше
КПСС члены Мәхмүт Исламов җитәкчелек иткән Бүләк дуңгызчылык фермасы биргән продукция хуҗалыкның ит балансында зур урын тота. Ун айда алынган 3182 центнер продукциянең 1748 центнерын дуңгыз ите тәшкил итә. Әлфия Галимова ярышта алдынгы урында бара. Октябрьдә ул үз группасындагы 212 терлекнең һәрберсеннән 450 грамм тәүлеклек үсеш алды. Әлфия ел башыннан 300 центнерга якын ит җитештерде. Гаилә подряды нигезендә дуңгыз симертүче Рәсилә һәм Фадаил Гыйззәтуллиннар ун айда 561 центнер ит бирделәр.
В. Рахмаев,
К. Маркс исемендәге колхозның партком секретаре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев