Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
11 июль, Читтә калмадык
13нче “Алга” механикалаштырылган күчмә колоннасы коллективы терлек азыгы хәзерләү кампаниясендә күзәтүче ролендә генә калмый, бәлки кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Без икенче ел инде “Урал” колхозына шефлык ярдәме күрсәтәбез. Эшкәртү өчен 15 гектарда шикәр чөгендере алган идек. Инде икенче кат эшкәртүне төгәлләп киләбез. Хәзер һәр шимбәдә яфраказык һәм кычыткан җыярга йөрибез. Аларны без 90 тонна хәзерләргә булдык.
Р. Мирхәйдәров, партоешма секретаре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев