Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы яз- малардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1970 ел 5 декабрь

Авангардлылар – җиңүче

Техниканы яхшылап ремонтлау һәм саклауга кую аның гомерен озайта. “Авангард” колхозы механизаторлары моны үз тәҗрибәләре буенча беләләр. Быел да бу хуҗалык механизаторлары көзге кыр эшләре төгәлләнү белән техниканы кышкы саклауга куюга хәзерләнә башладылар.
Машина-трактор паркларын үрнәк хәзерлеккә китерделәр, анда булган барлык техниканы ГОСТ таләпләренә туры китереп, кышкы саклауга куйдылар. Күптән түгел булган комиссия тикшерүендә авангардлылар 85 балл җыйнап, күрше “Алга” колхозы механизаторларыннан өстен торуларын күрсәттеләр.

З. Хәбибуллин, район халык контроле комитеты председателе.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.


1970 ел 8 декабрь

Җылы каршыладылар

Симәк урта мәктәбенең 9 “Б” классы укучылары Мари Бүләр авылы клубында концерт куйдылар. Тамашачыларга Зәнфирә Мөхәммәтова, Ания Әхмәтова, Рәсимә Шәймиева, Фирая Шәйгарданованың чыгышлары аеруча ошады.
Авыл халкы укучыларның концертыннан канәгать булып, тагын килүләрен сорап озатып калдылар.
Р.Миңнебаев.


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

1970 ел 10 декабрь

Күркәм традиция

Совет Армиясе сафларына китүчеләрне хөрмәтләп озату һәм аларны тантаналы шартларда каршы алу бездә традициягә әйләнде.
Әле шушы көннәрдә генә Н.Хафизов, М. Хәйдәров, Р.Ялаловны армия сафларына озату кичәсе булды.
Кичәдә чыгыш ясаучылар аларга иң яхшы теләкләр теләделәр, илебезнең тынычлыгын уяу сакларга куштылар. Булачак солдатларга колхоз идарәсе, партия һәм комсомол оешмасы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

С. Минһаҗева.Иске Вәрәш авылы.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев