Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада Мөслим районында 1970 елларда булган вакыйгалар кабатлап бирелә
1970 ел 19 сентябрь
Икенче урак өсте
М.Вахитов исемендәге колхозда икенче урак өсте – бәрәңге алу кызу темплар белән бара. Бу эштә Түбән Табын мәктәбе укучылары да зур булышлык күрсәтәләр. Алар көче белән дүрт көн эчендә 12 гектар бәрәңге алынды. Укучылар 500 гектарда иген теземнәрен әйләндерделәр. Ә укытучылар көндезләрен ындыр табагында эшлиләр, бер үк вакытта агитация- пропаганда эшен дә дәвам итәләр.
М.Хәйбрахманов.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев