Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.

30 июнь
Хуш киләсез, башкорт дуслар!
Ул көнне авыл халкы аеруча җанлылык, күтәренкелек белән яшәде. Юкка гына түгел бу.  Авылга башкорт артистлары зур концерт белән килде. Өфе артистлары үзләренең сәнгать осталыклары белән  халыкның тирән мәхәббәтен яуладылар. Алар бик күркәм рухи бүләк алып килделәр. Шулай итеп, районыбызда гастрольләрен уңышлы башладылар. 
Ф. Садриев, 
Олы Чакмак авылы.

Артта - авангардлылар
Ниһаять соңгы ике-өч көн эчендә сөт җитештерүдә күпмедер җаваплылык, үзгәреш сизелде.  “Алга”, К.Маркс, М.Горький исемендәге колхозлар ярыш байрагын даулый башладылар.  Әмма район буенча алганда тынычланырга урын юк.  Алдагы бишкөнлекне правдалылар иң түбән күрсәткеч белән төгәлләделәр. “Урожай”, “Авангард” колхозларында да күрсәткечләр бик түбән. Бүгенге сводкадан күренгәнчә бу хуҗалыклар районны һаман хурлыклы төстә артка сөйриләр. Гамьсезлеккә кайчан чик куелыр?!  

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев