Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана

4 июнь
Потчылар сафы ишәя
М. Вахитов исемендәге колхозның Тегермәнлек товарлыклы-сөтчелек фермасы савымчысы Мөнирә Сәлахова алтынчы көн инде үзенә беркетелгән һәр сыердан берәр поттан артык сөт сава. Шул уңайдан аңа КПСС райкомының һәм район Советы башкарма комитетының котлау телеграммасы җибәрелде.
Участок әзер
СССР Верховный Советына  сайлауларны 189-нчы Мәллә Тамак сайлау участогы барлык хәзерлек чараларын күреп каршылый. Сайлаулар үткәреләчәк бина тыштан һәм эчтән бизәлеп, кабинетларны җиһазлау төгәлләнеп килә. Агитаторлар һәр көнне совет сайлау системасы, депутатлыкка кандидатлар турында беседалар үткәрәләр, докладлар укыйлар.
Ш.Шакиров.
6 июнь
Укучыларга - коммунистик тәрбия
Язгы каникуллар чорында районыбыз мәктәпләрендә педагогик укулар үткәрелде.  Аларда 1969-70 уку елын уңышлы хәл итү мәсьәләләре, В.И.Ленинның 100 еллыгын һәм ТАССРның 50 еллыгын  каршылыганда укыту-тәрбия өлкәсендәге бурычлар турында эчтәлекле докладлар тыңланды. Педагогик укуларда 560 укытучы катнашты, 175 доклад тыңланды. 
А.Хәсәнова.
Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев