Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада Мөслимдә 1970 нче елларда булган вакыйгалар яңартыла

16 апрель

Омтылыш

Максим Горький исемендәге артель  членнары юбилейлар елында бөртеклеләрдән 23 центнер уңыш алырга планлаштыралар. Шушы көннәрдә игенчеләр 520 гектар мәйданда уҗым тукландырдылар.

Х.Хәйретдинов

Нәтиҗәләр яхшы

Киров исемендәге колхозның Иске Вәрәш бригадасында комсомолларның Ленин зачетлары оешкан төстә, барлык яшьләрнең хезмәт һәм политик активлыгы шартларында үтте. ВЛКСМ членнары зачетларын бары тик “5”ле билгеләренә генә тапшырдылар.

Л. Галиев

Өметне өзмибез

Район азык комбинатында җиләк-җимеш эчемлекләре һәм газлы су хәзерләү кирәклеген халык еш әйтә. Теләк булганда майсызландырылган коры сөт заводында мороженый җитештерү цехы да ачарга мөмкин. Кызганычка каршы, халык өметенең бу өлкәдә чынга ашырылганы юк.

В. Бустеряков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев