Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада Мөслимдә 1970 нче елларда булган вакыйгалар яңартыла

1970 ел

11 апрель

Уңыш турында кайгыртучылар

Язгы кыр эшләренең иртә башлана торганы – басуларда кар сулары тоту.  Быел бу эшкә “Урожай” колхозы игенчеләре бердәм керештеләр. 1 апрельгә колхоз буенча барлыгы 2646 гектар мәйданда кар суы тотылды. Бу мөһим чара хуҗалыкның Ш.Локманов җитәкчелек итә торган Исәнсеф бригадасында аеруча киеренке төс алды. Кар суы тоту кар сөргечләр белән һәм полосалап көл сибеп башкарылды.

Т.Фазуллин, агроном

14 апрель

Хәзерлек ныклы

Фрунзе исемендәге колхоз механизаторлары үзләренә беркетелгән техниканы  кыр эшләре чорына әзерлиләр. Язгы эшләрне сыйфатлы итеп үткәрү өчен 10 агрегат тырма ремонтланды, 3 ДТ-75 тракторы һәм тәгәрмәчле алты трактор культиваторлар белән тәэмин ителде. 1 апрельдә күрше Калинин исемендәге колхоз механизаторлары белән берлектә хуҗалыктагы техниканың язгы чәчүгә хәзерлеге тикшерелде.

И. Хөснетдинов, агроном

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев