Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

1970 ел 26 февраль Юбилей елы алдынгылары “Правда” колхозы савымчылары В.И.Ленинның 100-еллык юбилее уңаеннан беренче кварталда дәүләткә 900 центнер сөт сатарга йөкләмә алганнар иде. Алар 28 февральгә 740 центнер яхшы сыйфатлы сөт сатып, планны 89 процентка үтәделәр.

Пропагандистлар өйрәнә.
23 февральдә КПСС райкомының конференцияләр залында район пропагандистларының методик конференциясе булды.  КПСС райкомының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Х.М.Шәмсетдинов “Партия пропагандасында ленинчыл прицип”  дигән доклад белән чыкты. 

28 февраль
Язгы укулар башланды
Район үзәгендә 48 сәгатьлек программа буенча язгы кыр эшләре вакытында  прицепщик булып эшләячәк колхозчыларны укыту башланды. Аларның 47 кешене эченә алган беренче группасы укуны төгәлләде инде.

Җиңүчеләрне –  Почет китабына
100 көнлек ленинчыл удар вахтада югары производство күрсәткечләренә ирешүләре һәм җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен бер төркем райондашларыбыз КПСС райкомының юбилей Почет китабына кертелделәр. 

3 март 
Юбилейга бүләк
Юбилей елы уңаеннан “Урожай” колхозы терлекчеләре зур уңышлар яуладылар. Дәүләткә ит сатуның беренче квартал планын срогыннан элек 1 мартка арттырып үтәде. Пландагы 900 центер урынына хәзерләүләр пунктларына 950 центнер ит озатылды.
М.Сәлахов, 
“Урожай” колхозы председателе


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X