Бу көнне
Бу көнне

Бу көнне

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

20 июнь

Егетләребез сенаж сала

Ремонт-техника предприятиесе эшчеләре елның-елында колхоз-совхозларга ярдәмгә баралар. Бүген дә әлеге отряд хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләшә: егетләребез XXII партсъезд исемендәге, “Татарстан” һәм “Урожай” колхозларында кызу темп белән сенаж сала. “Урожай” колхозында Флүр Газетдинов җитәкчелегендәге отряд ару-талуны белми эшли. Алар көн саен 200-300 тонна сенаж салалар. Колхоз җитәкчеләре шефларга тиешле эш шартлары һәм ял шартлары тудыру турында кайгырттылар.

Б.Сафин, директор.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев