Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 16 май

Үзара ярышып

“Кызыл Октябрь” колхозы игенчеләре язгы кыр эшләрен быел аеруча оешкан төстә алып баралар. Моның өчен нигез чәчүгә әзерлек көннәрендә үк салынган иде. Механизаторларыбыз басуга җентекләп көйләнгән техника белән чыкты. М. Хатыйпов, Р.Сәхбиев, Х.Газизов, Р.Хатыйпов, Н.Рәхимов җитәкчелегендәге аренда звенолары һәр төр агрочараларны тиз арада башкару өчен үзара ярышып эшләделәр. Техник хезмәт күрсәтү звеносы членнарының эше дә уңай бәягә лаек. М. Кадыйров торакторларга ягулыкны буразнада ук салды, эретеп ябыштыручы Ә.Вәлиев һәм мастер-көйләүче Ф.Шакиров ашыгыч ремонт эшләрен тиз башкардылар. Шушы уңганнар бәрабәренә иртә культуралар чәчү билгеләнгән көннәрдә төгәлләнде.

Л.Нуриев, экономист.

Истәлекле очрашу

Күбәк урта мәктәбендә яраткан язучыбыз, райондашыбыз Фоат абый Садриев белән очрашу булды. Аны “Каенкай” әдәбият-иҗат түгәрәге членнары оештырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы К.Харрасова кичәне ачып, кунагыбыз белән таныштырды. Түгәрәк членнары язучының бер китабына аннотация ясадылар, хикәяләрен сәхнәләштереп күрсәттек. Шаян рәссамнәр ул хикәяләргә рәсемнәр ясаган иде, аларны Фоат абыйга бүләк иттек. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итеп, Фоат абый безгә шигырь язу турында киңәшләр бирде. Очрашуга кунагыбыз да, үзебез дә шат идек.

Р.Шәяхмәтова, 5 класс укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев