Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

16 май

Билгеләр яхшы

Октябрь сигезьеллык мәктәбе каршындагы  кичке унберенче классны быел 10 кеше тәмамлады. Мәсәлән М.Горький исемендәге колхозның комплекслы бригада бригадиры  Газизҗан Рәхмәев, умартачы Мәхмүт Йосыпов, савымчы Розалия Нургалиева, сатучы Тәүһәрия Мирхәйдәрова, электрик Әзһәм Әһелиев, монтер Сәйдел Солтанов һәм башка иптәшләр дәүләт имтиханнарын  яхшы билгеләренә генә тапшырдылар.
М.Ягъсуп.


Культура работниклары киңәшә Культ у ра йортында китапханә, к луб работникларының семинары булды. Семинарда катнашучылар башта “Белем” җәмгыяте секретаренең лекциясен тыңладылар. Аннары район китапханәләрендә оештырылган В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелгән смотр һәм альбом-эстафета конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләре билгеләнде. Семинарда катнашучылар үзара тәҗрибә уртаклаштылар һәм үз эшләре буенча консультацияләр уздырдылар.
 

Наилә Сәлахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев