Бу көнне
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970нче елларда булган вакыйгалар тасвирлана

1970 ел

24 март

Сигнал көтәләр

”Алга” колхозы механизаторлары авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләүгә зур игътибар бирәләр. Хуҗалыктагы 18 трактор, 21 чәчкеч, 22 культиватор һәм 478 тырма яхшылап көйләнде, тулысынча хәзерлек хәленә китерелде.

М.Юнысов

Безнең өлеш

Юбилей елы уңаеннан “Авангард” колхозы халыктан терлекчелек продуктлары сатып алуның беренче квартал планын үтәде. Мәсәлән, йомырка тапшыру планын  18 мартка 200 процент итеп башкарып чыктык. Дусадбеков, Харисова, Шакиров кебек иптәшләр кабул итү пунктларына 400-130 йомырка тапшырдылар.

Х.Вильданов, авыл советы председателе

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев