Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
10 август
Хезмәтебез шатлык китерсен
Халык көнкүреш хезмәте күрсәтүнең яңа формаларын үзләштерәбез.Мәсәлән, специальләшкән предприятиеләрдән яртылаш тегелгән киемнәр (ярымфабрикатлар) ала башладык. Шушы көннәрдә составында кисүче (ул кием тегүгә заказ да кабул итә), парикмахер, телевизорлар һәм радиоаппаратура ремонтлау мастеры булган махсус бригада ерактагы бригадалар буйлап беренче рейска чыгачак. Алар урыннарда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтәчәкләр. Моннан тыш ярымфабрикатлар тегү һәм трикотаж әйберләр сату күздә тотыла.
И.Кашапов, район көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры.
Уракта безнең өлеш
Район больницасы җәйге, көзге кыр эшләре чорында кырда эшләүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту өчен ел саен өстәмә чаралар күрә. Һәр кыр станында аптечкалар булдырылачак. Кырда эшләүчеләргә урыннарга барып медицина хезмәте күрсәтүнең махсус графигын төзедек. Врачлар һәр атнаның шимбә көнендә үзләренә беркетелгән колхозларга барып, халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәкләр.
Х.Мансурова, район больницасы каршындагы профсоюз оешмасы председателе.
12 август
Төгәлләнде
Калинин исемендәге колхозның икенче бригадасы механизаторлары (бригадиры Я.Миңнуллин) арышны 2 көндә теземнәргә салдылар. Бу эштә комбайнчылардан Р.Зиатдинов белән Ф.Ногманов зур тырышлык куйды. Комбайнчылар арышны суктыруга кереште.
М.Вәлиев.
Хөрмәткә лаеклы хезмәт
Михайловка авыл советы территориясендә урта мәктәп, участок больницасы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты филиалы, эшчеләр кооперациясе, 6 магазин, ашханә балалар бакчасы, ике ясле, культура йорты, китапханә, икмәк заводы бар. Сигез квартиралы йорт, тугыз өч квартиралы йорт файдалануга тапшырылды. 47 хуҗалык яңа йортлар салып керде. Быелның язында гына да 3 мең төп җиләк-җимеш агачы утыртылды. Мәктәпләрдә югары белемле 12 һәм читтән торып укучы 5 укытучы эшли. 11 кеше кичке мәктәпне тәмамлады. 70 урынлык интернат эшләде. Быел 400 урынлы яңа мәктәп файдалануга тапшырылачак.
П.Иванов, район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары.
Яңа төзелешләр күтәрелә
1974-1975 елларда районда ике 22шәр, өч 16шар квартиралы йорт, 300 урынлы клуб, 200 урынлы кинотеатр, 140 урынлы балалар бакчасы һәм ясле, мәктәп интернаты, китапханә төзеләчәк. Күбәк һәм Түбән Табын урта мәктәпләренә нигез салына башлый һәм объектлар күтәреләчәк. Терлекчелек һәм башка хуҗалык объектларын төзү аеруча киң колач алды. “Маяк” колхозында 5 мең баш сарыкка комплекс төзелә башлады. “Кызыл Октябрь” һәм Киров исемендәге колхозларда 800әр баш мөгезле эре терлеккә комплекслар төзү өчен хәзерлек төгәлләнә. Быел плотиналар, буалар, терлекләр өчен җәйге лагерьлар, азык дворлары төзү җәелдерелде.
В.Ибраһимов, авыл хуҗалыгы идарәсенең төзелеш буенча баш инженеры.
***
Менә берничә ай инде “Урал” колхозы сөт җитештерүдә социалистик ярышны җитәкли. Аңа бу данны Дусай нәсел фермасы китерде. Муллык тудыруда С.Салихова, Н.Ханова, Р.Гафурова кебек алдынгылар үсеп чыкты. Алар өчмеңчеләр сафына якынайды. Коллектив белән ВЛКСМ члены Р.Ханова җитәкчелек итә.
Төзелеш хуҗалары
“Татколхозстрой”ның район төзү-монтаж идарәсе быел файдалануга 22 объект тапшырырга тиеш. Бүгенгә аларның байтагы төзелеп бетте. Оешмада төрле профессиядәге 184 эшчене берләштергән 19 бригада бар. Бригадалар төрле колхозларда эшли. Аларны төзелеш материаллары белән тәэмин итеп торырга кирәк. Ә бездә моның өчен 15 кенә машина бар.
С.Исламов, район төзү-монтаж идарәсе начальнигы.
18 август
Чәчүлек орлык әзерлибез
“Мөслим” совхозы хезмәтчәннәре киләсе ел өчен чәчүлек орлыгы хәзерләүгә зур оешканлык белән керештеләр. Бу эштә аларга больница, балалар бакчасы, почта, аптека эшчеләре дә булышлык итә. Бердәм көч белән 11780 центнер орлык хәзерләнде.
С.Хафизов, агроном.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев