Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

24 август

Вәгъдәгә тугры

“Илебезнең азык-төлек программасын тормышка ашыруга шәхси хуҗалыклардан продукция сатып өлеш кертергә!” Яңа Усы авыл советы территориясендә яшәүче барлык гражданнар үз алларына әнә шундый максат куйдылар. Нәтиҗәдә бирелгән заданиеләр уңышлы хәл ителә. Дәүләткә йон, мәсәлән, еллык планга карата 134 процент күләмендә сатылды һәм аны хәзерләү бүген дә әйбәт бара. Сөт хәзерләү заданиесе дә уңышлы хәл ителде. Гомуми җиңүгә өлеш кертүчеләребез шактый. Мәсәлән, Бикмәчтән Р. Хөснуллин семьясы 1300 килограмм сөт сатып бирде. М. Тәхәуов, А. Миңнегулов, пенсионерка З. Миңнуллина, Л. Морозова, А. Кононов тапшырган продукция 900-700 килограмм тәшкил итте.

Без шәхси хуҗалыклардан продукция хәзерләүнең әһәмияте турында масса-аңлату эшләре алып барабыз. Моның өчен күргәзмә агитация чараларыннан, җирле радиодан киң файдаланабыз. Шуның белән бергә колхоз правлениесе, авыл советы башкарма комитеты тарафыннан халыкка терлек асрау өчен шартлар тудыру турында җитди кайгыртучанлык күрелә.

А. Тазова, Яңа Усы авыл советы башкарма комитеты председателе.

29 август

Йолдыз данлый

27 август көнне район үзәгендәге Хезмәт даны йолдызы “Маяк” колхозыннан М. Котков җитәкчелегендәге коллектив подряд звеносы члены Михаил Лобанов хөрмәтенә яндырылды. Ул алдагы көнне “Нива” комбайны белән нормадагы 180 центнер урынына 331 центнер бодай суктырды. Кичә йолдыз “Михайловка” совхозының Х.Әхмәтханов җитәкчелегендәге коллектив подряд звеносы члены Әхтәм Солтановны данлап балкыды. Ул алдагы көнне “Сибиряк” комбайны белән арпа суктыруда катнашты һәм норманы бер ярым мәртәбәгә арттырып үтәде. Ярыш маякларына КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

31 август

Оператив штабта

ВЛКСМ райкомы каршындагы “Уңыш -85” оператив комсомол штабы, 26-28 август көннәре йомгакларын карап, җиңүче яшь механизаторларны билгеләде. Бодай уруда һәм игеннәрне җыеп суктыруда “Маяк” колхозы, “Трудовик” ОПХ, К.Маркс исемендәге колхоз механизаторлары М. Шадрин, И. Мөхәммәтов, М. Гайниев, түңга сөрүдә “Правда”, “Алга” колхозлары һәм “Үзәк” совхозы яшь механизаторлары Ә. Мурзин, А.Әхмәдуллин, Р. Әюпов җиңүче дип табылдылар.

Сәхифәне Оксана Исламова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев