Өлкәннәр Сабантуй үткәрде
«Татар ихатасы»нда үткән бәйрәм истәлекле мизгелләргә бай булды
Көннең бераз болытлы булуына да карамастан, бәйрәм мәйданына байтак кеше килгән иде. Бәйрәм чарасын, һәрвакыттагыча, кызыклы да, шаяртулы да итеп районның иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов һәм хезмәт ветераны Лилия Усманова алып барды.
Өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов һәм аның социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова килделәр. Ирек Сәлихҗанов өлкәннәргә районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәм чарасы, әлбәттә, бүләкләрсез дә узмады. Ирек Сәлихҗанов шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче мәгариф ветераны, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының актив әгъзасы Марс Тимергалиевкә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов юбилярга ТР Ветераннар Советының Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләк бирде.
Өлкәннәр арасында узган өченче буын XV республикакүләм спартакиадасында актив катнашкан бер төркем өлкән спортчыларга Россия пенсионерлар берлеге Мөслим бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм барышында нәкъ менә 19 июнь көнне, моннан илле ел элек кызыл туйларын үткәргән һәм Крәш. Шуран авылында бүген дә үрнәк гаилә булып яшәүче Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар да хөрмәтләнде бәйрәм барышында.
Бәйрәм чарасы “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының матур җырлары, биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Теләге булганнар ГТО нормативлары да тапшырдылар.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев