Бу көнне
Әлеге рубрикада 1980 елдагы вакыйгалар, яңалыклар яктыртыла.
19 август.
Безгә кушылыгыз.
Район хуҗалыкларының барлык механизаторларына, инженер-техник работникларына, агрономнарына “Маяк” колхозының Т-4 тракторларында эшләүче механизаторлары мөрәҗәгате: Колхозыбыз игенчеләре, КПССның ХХVI съездын лаеклы каршылау өчен ярышка кушылып, югары социалистик йөкләмәләр алдылар. Хуҗалыгыбызның техника паркы елдан-ел көчәя. Хәзер кырларда төрле маркадагы 26 трактор, шул исәптән ике К-700 һәм ун Т-4 эшли. Димәк, безнең барлык мәйданның 85 процентында август аенда туңга сөрү үткәрергә тулы мөмкинлегебез бар. Беренче сентябрьгә кадәр 4615 гектар җирне бик яхшы сыйфат белән эшкәртеп куярга сүз бирәбез.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев