Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

19 июнь. Печән чабабыз.

“Урожай” колхозында печән өчен 300 гектарга якын күпьеллык үлән бүленде. Бүген биредә чабу агрегатлары хәрәкәт итә. Участокның йөз гектарында диярлек үлән теземнәргә салынды инде. Механизаторлар Фәнис Мәүлиев һәм Миңнегол Батыров аеруча җитештерүчән эшлиләр һәм көнлек норманы сизелерлек арттырып үтәүгә ирешәләр. Уңыш әйбәт чыга. Бүгениртәгә печәнне эскертләүгә керешәчәкбез. Хуҗалыкта бер үк вакытта кыргый үләннәр җыю да оештырылды. Чабып кайтарылган яшел масса өчен шунда ук исәп-хисап ясала.

Т. Нәсифуллин. 

Фото – «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев