Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
3 апрель. Ярдәмнәрен тоеп.
Халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту максатында хәзер-ләүләр конторасына да зур бурыч йөкләнә. Ул төрле дару үләннәрен күпләп җыю һәм дәүләткә тапшырудан гыйбарәт. Узган ел без аларны 6600 килограмм тупладык. Бу пландагыдан шактый артык. Әлеге уңышка ирешүдә пенсионерлар Мирза Бәкеров (Үрәзмәт), Галәү Бикмурзин (Иске Карамалы), Саимә Нуриева (Иске Чакмак), Октябрь сигезьеллык мәктәбе укучылары Гали Нәбиев һәм Гомәр Нәбиев иптәшләрнең ныклы ярдәмен тойдык.
Җ. Абдуллина, район хәзерләүләр конторасы экономисты.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев