Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

20 март. Көйләү эшләре тәмам.

Торыш бригадасының машина-трактор паркында бу көннәрдә кызу эш кайный. Механизаторлар темпны арттыра баралар. Тагылма коралларны көйләү тәмамланды инде. Кыр эшләрендә бригадада 3 культивация, 4 чәчү, 5 тырмалау агрегаты катнашачак. Өч иске СЗУ-24 чәчкечләрен аммиак суы кертү өчен җайлаштырдык. Борчак чәчүдә куллану максаты белән яңа СЗС-2,1 чәчкечләрен кайтардык. Техниканы көйләүдә Рәзим Ханов, Миргарифан Шәйхетдинов, егерме елдан артык тимерче булып эшләүче Хаҗип Хамматов, электр белән эретеп ябыштыручы Назим Миңнеханов аеруча өлгерлек һәм тырышлык күрсәтәләр.

Ф. Галиев. “Алга” колхозы”.

Фото – Мөслим-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев