Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
13 март. Уңышлы бара
Сыеры булган һәр хуҗалыкка 300 килограмм сөт сатарга! Ел башында авылларда үткәрелгән гражданнар җыелышында алга шундый максат куелган иде. Аңа ирешү өчен барлык оештыру чаралары күрелде. Колхоз белән договорлар төзелде. Сөт җыйнаучылар итеп тәҗрибәле иптәшләр билгеләнде, алар транспорт белән тәэмин ителде. Шунысы яхшы, һәркем үз вазыйфасын зур җаваплылык тоеп башкара. Яңа Сәет авылыннан сөт җыючы Бәһиҗә Хәеркәева, пенсия яшендә булуга карамастан, бик тә өлгер. Гомуми тырышлык нәтиҗәсендә көн саен хәзерләүләр пунктына кимендә ике центнер продукция озатыла.
Ә. Сәрвәров, Исәнсеф авыл советы башкарма комитеты председателе.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев