Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

27 февраль. Якты йөз белән. 


Безнең як халкының матур гадәте бар: алар һәр бәйрәмгә лаеклы бүләк белән килергә яраталар. Аерым алганда, индивидиуаль хуҗалыклардан сөт җыю уңышлы бара. Түреш авылыннан Әнисә Нуруллина, Икълимә Фазлыева, К. Либкнехттан пенсионер Җәннәт Нургалиева, Иске Карамалы авылыннан Ләлә Хәсәншина, Рәйсә Гайсина иптәшләр 100-85әр килограмм сөт сатып бирделәр. Алар инициативасы башка гражданнар арасында да киң яклау тапты. Асия Гарипова, Халисә Шакирова, Фатыйма Моратова, Мө-зәянә Баязитова, Фәния Гәрәева, Рәмилә Нуриева көн саен 10ар килограмм сөт тапшыралар. Әнә шундый уртак тырышлык белән бүгенге көнгә 28 центнер сөт хәзерләүгә ирештек.


Х. Шәмсетдинова, Иске Карамалы авыл советы башкарма комитеты председателе.

Фото – Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев