Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
30 гыйнвар. Контролерлар –зур көч.
“Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе халык контроле группасы уңышлы эшләп килә. Группа членнарыннан Т. Салихов, Н. Рәхимова, Н. Вәлиев, Р. Арсланова үзләрен таләпчән һәм принципиаль дозорлар итеп күрсәттеләр. Мехмастерскойда һәм автогараждагы пост членнары Ф. Латыйпов һәм М. Мирзаһитовка карата да шулай ук мактау сүзләре әйтергә кирәк. Группа авыл хуҗалыгы машиналары ремонтының торышын, төзү материалларын учетка алу һәм саклауны даими рәвештә тикшереп тора.
М. Солтанов, группа председателе.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев