Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
9 сентябрь. Чөгендерне җыябыз
Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы чөгендерчеләре шикәр чөгендерен җыюга керештеләр һәм аны 10 гектар мәйданда җыеп алдылар. Уңыш яхшы: җыелган участоктан 1500 центнер татлы тамыр җыелды. Һәр елдагыча, быел да Мөслим урта мәктәбе укучылары колхозчыларга ярдәмгә килде. Беренче ике көндә мәктәп укучылары чөгендерне өемгә өйделәр. Ә хәзер алар татлы тамырны дәүләткә сату өчен әзерлиләр. Партия комитеты да, колхоз идарәсе дә, чөгендер үстерүчеләр дә яшь ярдәмчеләрнең эшеннән бик канәгать.
Ф.Хөсәинова.
Фото: «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев